Милли музейда Миңнехановка вируслар белән көрәш турында сирәк документлар күрсәттеләр

Күргәзмә экспонатлары арасында чума таралуына каршы көрәш турында Екатерина патшаның 1772 елгы Указының күчермәсе бар.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган күргәзмәдә йогышлы авырулар белән көрәшкә кагылышлы борынгы документларны тәкъдим иттеләр. ТР Милли музее фондыннан материаллар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе коллегиясе алдыннан тәкъдим ителде. Раритетларның фоторәсемнәрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмга урнаштырды.

«Вируслар белән көрәш һәрвакыт актуаль булды!» - дип язган республика җитәкчесе фоторәсемнәр янына.

Күргәзмә экспонатлары арасында чуманың таралуына каршы көрәш турындагы 1772 елгы Екатерина Указының күчермәсе, шулай ук холера, табигый чәчәк авыруы һәм туберкулезга каршы көрәш буенча документлар бар. Россия империясендә халыкны куркыныч инфекцияләрдән вакцинацияләү XIX гасыр башында, чәчәк авыруы буенча комитетлар оештырылган вакытта башланган.

1811 елда Казанда «Чәчәк авыруына прививка ясау» турында брошюра нәшер ителә. Ул Ибраһим Хәлфин тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителә. Бу Россия империясенең төрки халыклары өчен гарәп графикасында беренче медицина брошюрасы.

ТР Хөкүмәте Йортында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе коллегиясе узды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова катнашты.