Песошин Кытай компаниясе вәкиле белән томографлар җитештерү турында фикер алышты

MinFound Medical Systems җитештерүне «Казан Экспо»территориясендә урнаштырырга тәкъдим итә.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген MinFound Medical Systems Кытай компаниясе директоры урынбасары Питер Джанг белән республика территориясендә томографлар җитештерүне булдыру турында фикер алышты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу «Корстон» мәйданчыгында Татарстан Инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышы башланганчы узды. Алексей Песошин Кытай бизнесы белән хезмәттәшлекнең өстенлеген билгеләп үтте һәм: «Без Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерергә телибез», — дип ассызыклады. Моннан тыш, ул регионда инвесторлар белән эшләүгә бирелә торган җитди игътибар һәм Haier корпорациясен дә кертеп, Кытай компанияләре белән уңышлы эш тәҗрибәсе турында искә төшерде. Яклар югары технологияле медицина җиһазлары — магнит-резонанс томографлары (МРТ) һәм компьютер томографиясе өчен аппаратлар (ПЭТ/КТ) җитештерүне булдыру турында да сөйләштеләр. Кытай компаниясе вәкилләре җитештерелә торган медицина приборларының үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм яңа җитештерү Россия базарына гына түгел, БДБ илләре, шул исәптән Казахстан һәм Үзбәкстан базарларына чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаттылар.