Владимир Путин: “Татарстан кризистан бик аз югалтулар белән чыгар дип саныйм”

РФ Премьер-министры Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән ике яклы очрашу үткәрде

(Чаллы, 19 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). “КАМАЗ”да Россия автомобиль сәнәгатенә ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдән соң РФ Премьер-министры Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән ике яклы очрашу үткәрде. Очрашуда республикадагы социаль-икътисади хәл һәм дөньядагы икътисади кризисның нәтиҗәләрен минимальләштерү чаралары хакында фикер алышынды.
ТР Президенты сүзләренә караганда, соңгы вакытта актив үсеш кичергән төбәкләр дөньядагы финанс кризисы нәтиҗәләреннән барыннан да күбрәк интегә. Эре проектларны гамәлгә ашыру сизелерлек кредитлар җәлеп итүне таләп итте. Хәзерге вакытта Татарстанда әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен банклар белән эш алып барыла.
“Бүген “КАМАЗ” базасында автомобиль җитештерүчеләрне борчыган проблемаларны тикшергәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Бу секторда Россиядә 1,5 миллион кеше эшли, ә инде кечкенә компанияләрне дә исәпкә алсак, тагын да күбрәк. РФ Хөкүмәте тарафыннан күрелгән чаралар автомобиль сәнәгатенең хәлен җиңеләйтәчәк”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.
“Бу сизелерлек ярдәм чаралары”, - дип белдерде Владимир Путин һәм республикада социаль мәсьәләләрнең ни рәвешле хәл ителүе белән кызыксынды.
ТР Президенты сүзләренә караганда, кыскартулар бара торган предприятиеләрдә әлегә вәзгыять белән “идарә итеп” була. Хакимият һәм бизнесның барлык дәрәҗәләре әлеге мәсьәлә буенча үзара ярдәм итешеп эшли һәм һәр вәзгыять аерым тикшерелә.
РФ Премьер-министры республика икътисадының диверсификацияләнүен ассызыклады, чөнки Татарстанның ярдәм күрсәтү һәм кадрларны башка белгечлекләргә үз вакытында өйрәтү өчен мөмкинлекләре күп.
“Кризистан минималь югалтулар белән чыгу өчен без кулдан килгәннең барысын да эшлибез”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
“Мин моңа бик тә өметләнәм”, - диде Владимир Путин.