news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Владимир Путин Чаллыга килде
Россия Хөкүмәте башлыгы Чаллының төп предприятиесе – “КАМАЗ”да булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Чаллы, 19 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин Чаллыга килде. Премьер-министрның шәһәргә ясаган эш сәфәренең төп максаты – “КАМАЗ”да кризис шартларында килеп туган проблемалар хакында фикер алышу һәм заводка ярдәм итү чараларын карау.
Владимир Путин “КАМАЗ”ның Фәнни-техник үзәгендә булды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин озатып йөрде. Фәнни-техник үзәктә Премьер-министрга предприятиенең перспектив модельләрен, шул исәптән артиллерия тягачларын һәм хәтта “КАМАЗ” базасындагы бронемашиналарны күрсәттеләр.
Хөкүмәт башлыгы шулай ук двигатель, шассиларның эксперименталь эшләнмәләре белән дә танышты. Владимир Путин Фәнни-техник үзәк хезмәткәрләренең эш шартлары белән кызыксынды һәм аларның икесен дирекциягә киңәшмәгә чакырды.
Бу минутларда “КАМАЗ” дирекциясендә киңәшмә бара, анда предприятиегә ярдәм күрсәтү чаралары хакында фикер алышалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot