РФ Президенты каршындагы инвалидлар эшләре советын Сергей Нарышкин җитәкләячәк

Россия Президенты Дмитрий Медведев “РФ Президенты каршындагы инвалидлар эшләре буенча совет турында”гы Указга кул куйды.
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Дмитрий Медведев “РФ Президенты каршындагы инвалидлар эшләре буенча совет турында”гы Указга кул куйды.

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, совет “инвалидларын социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында” төзелә. Кул куелган көнне үз көченә кергән указ нигезендә, советны РФ Президенты Администрациясе башлыгы Сергей Нарышкин җитәкләячәк, аның урынбасары итеп дәүләт башлыгы ярдәмчесе Аркадий Дворкович билгеләнгән. Совет составына федераль, төбәк һәм җирле хакимиятләр, иҗтимагый оешмаларның 25 вәкиле керә.

Совет турындагы нигезләмәдә аның РФ Президенты каршындагы киңәшләшү органы булуы һәм Россия Федерациясендә инвалидлар проблемаларын хәл итү белән бәйле мәсьәләләрне караганда федераль, төбәк дәүләт хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый, фәнни оешмаларның үзара килешеп эшләвен тәэмин итүе турында әйтелә.

Советның төп мәсьәләләре булып, аерым алганда, инвалидларга карата дәүләт сәясәтен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү; аны гамәлгә ашыруның ысулларын билгеләү; инвалидларга башка гражданнар белән бертигез рәвештә конституция хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр бирү, аларны социаль тәэмин итү буенча РФ законнарын камилләштерү һ.б. тора.