Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләренә ия булган шәхесләргә фидакарь хезмәте өчен рәхмәтен җиткерде
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә төрле тармакларда хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Сезнең эшчәнлек федераль үзәк, республика хакимияте органнары тарафыннан югары бәяләнде”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин хезмәтләрендә күркәм нәтиҗәләргә ирешкән һөнәр осталарына рәхмәтен җиткерде. Ул бүген бүләкләнүче шәхесләрнең республика үсешен тәэмин итүләренә басым ясады.
“Сезнең тырышлыгыгыз, изге эшләрегез ярдәмендә 2008 нче елны уңышлы гына тәмамлап киләбез. Ул кризис шартларында төгәлләнсә дә, барлык юнәлешләр буенча тотрыклылык күзәтелә. Алда хәл итәсе мәсьәләләр дә бихисап. Иң мөһиме, без олы байлыгыбызны – Татарстан халыкларына сакчыл мөнәсәбәтне саклап калуга ирешәбез”, - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе кереш сүзендә. “Җитештерү күләмнәре күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда 7 проценттан түбән булмаячак. Тулаем төбәк продукты 800 миллиард сумга җитәчәк. Триллион сумга чыгарбыз дип өметләнсәк тә, кайбер сәбәпләр аркасында моңа ирешеп булмады. Әмма 7 процентка тәңгәл үсеш дәрәҗәсендә бу яхшы күрсәткеч. Республиканың барлык предприятиеләре дә бюджетын үтәде. Татарстан бу елга билгеләнгән программаларны гамәлгә ашырды”, - дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин. Ул агросәнәгать комплексы казанышлары, торак, юл төзелеше мәсьәләләренә дә күзәтү ясады.
Кризиска кагылып, парламент җитәкчесе: “Халыкның тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен, кризис шартларында кайбер фаразланган планнар белән корбан итәргә туры киләчәк. Әйтик, кайбер районнарда спорт сарае төзелеше кичектерелеп торса, башка урыннарда яңа мәдәният йортыннан башка яшәп торасы була”, - дип кисәтте ул. Аның әйтүенчә, автомобиль төзүчеләргә кризис аркасында таякның каты башы эләгә. “Шуңа күрә бүген Чаллыда “КамАЗ” ААҖ базасында автомобиль төзелеше өлкәсендә кризиска каршы чаралар турында фикер алышуга багышланган киңәшмә оештырыла”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. “Кризис чоры никадәр авыр булмасын, әмма 2009 нче елның 1 нче мартында Татарстан парламентына сайлауларны уздырырга туры киләчәк. Без Дәүләт Советына лаеклыларны сайлап куярга тиешбез. “Бердәм Россия” партиясенең көче һәм кадрлары кризисны мөмкин кадәр җиңелрәк кичеререгә ярдәм итәр дип өмет баглыйм. Хакимиятне ышанып тапшырырлык бүтән партияне мин әлегә күрмим”, - дип белдерде ул.
Чыгышыннан соң, Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләү тантанасына күчте. РФ Президенты Указы нигезендә, “РФ атказанган фән эшлеклесе” мактаулы исеме техник фәннәр докторы, профессор, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының кафедра мөдире Илдус Закировка, “РФ атказанган югары мәктәп хезмәткәре” исеме Казан дәүләт технологик университетының кафедра мөдире Андрей Кузнецовка, “РФ атказанган укытучысы” исеме Казан дәүләт университеты доценты Валентина Сочневага һәм Казан автотранспорт техникумы директоры Сергей Казанцевка бирелде.
Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә быел 49 кеше лаек булган. “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән барлыгы 12 кеше бүләкләнде. Алар арасында Россия Федерациясе Үзәк банкының “Казан банк мәктәбе” директоры Андрей Евстратов, “Илдан” фирмасы” ААҖ генераль директоры Николай Прохоров, “Инвалидларны реабилитацияләү” ҖЧҖ директоры Владимир Суворов һәм башкалар бар.
37 кешегә мактаулы исемнәр тапшырылды. Мисал өчен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр, кино һәм телевидение институты өлкән укытучысы Раушан Шәриповка “ТР атказанган сәнгать эшлеклесе”, җырчы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының өлкән укытучысы Илсур Сафинга “ТР халык артисты” исеме бирелде. “ТР атказанган артисты” исеме Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры артистларына бирелде. “Казан компрессор машина төзелеше заводы” ААҖ хезмәткәрләре “ТР атказанган машина төзүчесе” исемен яулады. Бүләкләү тантанасында “ТР атказанган икътисадчысы”, “ТР атказанган төзүчесе”, “ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “ТР атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре”, “ТР атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре”, “ТР атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре”, “ТР атказанган мәдәният хезмәткәре”, “ТР атказанган юристы”, “ТР атказанган табибы”, “ТР атказанган физик тәрбия хезмәткәре” исеменә лаек булучылар исемнәре игълан ителде.
“Бу югары дәүләт бүләкләренә нәкъ менә сез лаек булуыгыз белән горурланыгыз. Димәк, фидакарь тырышлыгыгызга бәя бирелгән дигән сүз”, дип, Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләренә ия булучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм уңышлар теләде.