ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковны Корбан бәйрәме белән котлады

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковны Корбан бәйрәме белән котлады

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковка Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасын юллады.

“Сезне һәм Сезнең аша Татарстан Республикасының барлык мөселман өммәтен нурлы, куанычлы Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Республикабыз гражданнары, төрле милләт кешеләре арасындагы татулык, аңлашып яшәү, этник конфессияләрнең үзара килешеп хезмәттәшлек итүе кебек матур күренешләрдә мөселманнарыбызның өлеше гаять зур. Исламның иң күркәм традицияләренә тугры калып, социаль әһәмияткә ия булган программаларны һәм хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда эшлекле катнашып, яшь буынны тәрбияләүдә дәүләткә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтеп, Татарстан мөселманнары җәмгыятебезнең рухи күтәрелеше өчен тырышлыкларын кызганмаслар, дип ышанам”, - диелә Татарстан Президенты телеграммасында.

Минтимер Шәймиев мөфти Госман хәзрәткә һәм татарстанлыларга исәнлек-саулык, иминлек, ак бәхетләр теләде. “Һәр йортта, һәр гаиләдә муллык, тынычлык, тигезлек хөкем сөрсен! Изге Корбан гаете күңелләребезгә ак нур иңдерсен, эш егәре өстәсен һәм Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә тагын да нәтиҗәле хезмәт итү өчен бәрәкәтле көч бирсен!” – диелә котлауда.