ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдинне һәм РФ мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрикләде

ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдинне һәм РФ мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрикләде

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти шәех Равил Гайнетдинне һәм Россия Федерациясе мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрик итте. Үзенең тәбрикләү телеграммасында Татарстан Президенты Россиянең барлык мөселманнарына исәнлек-саулык, бәхет, иминлек, бөтен игелекле эшләрендә зур уңышлар теләде.

“Мөселман дөньясында иң мөгътәбәр бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете Ислам диненең гомумкешелек кыйммәтләренә һәм гуманизм идеалларына тугрылыклы булуын ачык күрсәтә. Күз карасыдай саклап киленүче гореф-гадәтләр арасында олыларга ихтирам, якыннарыбыз турында кайгыртып яшәү, балаларны игелеклелек һәм шәфкатьлелек рухында тәрбияләү кебек күркәм сыйфатлар бар. 2008 ел Гаилә елы дип игълан ителде һәм мин Россия мөселманнары җәмгыятебездә гаилә абруен ныгыту һәм гаилә кадерен арттыру кебек мөһим гомумдәүләт бурычларын үтәүдә лаеклы катнашырлар дип, ихлас күңелдән ышанам. Корбан бәйрәме һәр йортка бәхет һәм шатлыклар алып килсен, һәр гаиләдә мәхәббәт һәм татулыкны арттырсын”, - диелә телеграммада.