Рөстәм Миңнеханов Россия транспорт министры белән эшлекле иртәнге ашта катнашачак

Бүген Татарстан Президенты эш сәфәре белән Мәскәүгә бара.
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Мәскәүдә берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк, шулай ук «Транспорт атналыгы-2019» мәйданчыгында булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.Россиядә «Транспорт атналыгы» РФ Хөкүмәте инициативасы белән ел саен үткәрелә. Ул кайбер чараларны, шул исәптән «Россия транспорты» форумын һәм Халыкара күргәзмәне үз эченә ала. Форум кысаларында автомобиль, авиация, тимер юк, диңгез һәм елга транспортын үстерүгә багышланган конференцияләр үткәрелә.«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транспорт атналыгы» кысаларында РФ транспорт министры Евгений Дитрих белән «Россия төбәкләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» дигән исем астында узачак эшлекле иртәнге ашта катнашырга ниятли», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Администрациясендә булачак. Анда РФ Дәүләт Советы консультатив комиссиясенең субъектларның югары вазифаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү мәсьәләләренә багышланган утырышы узачак. Утырышны РФ Президенты Администрациясе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко үткәрә.2019 елның апрелендә Владимир Путин үз указы белән төбәк башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең 15 күрсәткечтән торган исемлеген раслады. Әлеге күрсәткечләр Россия субъектларында илкүләм максатларга ирешү буенча РФ Президенты йөкләмәләре үтәлешенең индикаторы булып тора.