news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты

Наил Мәһдиев сайлаулар көнен балачактан бәйрәм итеп кабул итүен, бу көнне лимонад, пәрәмәч исләре килеп торуын искә төшерде.

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты
"Шәһри Чаллы"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев укучылар белән бергә тавыш бирде

Чаллы мэры Наил Мәһдиев гражданлык бурычын үтәргә 23нче мәктәпкә килде. Башта ул шәһәр укучылар советына депутатлар сайлау барышы белән танышты. Балалар белән фотога төште. «Бу егет һәм кызлар арасыннан киләчәктә шәһәр мэры да чыгар әле», — дип ышаныч белдерде. Ул сайлаулар көнен балачактан бәйрәм итеп кабул итүен, бу көндә лимонад, пәрәмәч исләре килеп торуын искә төшерде. Балаларын яшьтән сәяси яктан актив итеп үстерүләрен әйтте. 

Наил Мәһдиев коронавируска каршы профилактика чараларын үткәннән соң, чират торып, бюллетеньнәр алды һәм гражданлык бурычын үтәде. «Җомга, шимбә көннәрендә эшләдек. Шәһәрдә барлык йортларга җылылык бирелде. Бүген тыныч күңел белән сайлауга килдем. Чаллы халкы сүзен эшләре белән раслаган партияләр һәм депутатлар өчен тавыш бирер. Халык актив», — диде.

Бүген кич сайлауларның якынча нәтиҗәләре билгеле булачак. Күзәтүчеләр әйтүенчә, 23нче мәктәптәге сайлау участокларында хокук бозу очраклары булмаган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100