news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы башлыгы: Авылга ярдәм итә торган законнар күбрәк кабул ителсен иде

Аксубайда сайлау участогында сайлаучыларның температурасын үлчиләр, кулларга антисептик сиптерәләр һәм металлодетектор белән тикшерәләр.

Аксубай районы башлыгы: Авылга ярдәм итә торган законнар күбрәк кабул ителсен иде
"Аксубай"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Аксубай», Людмила Жаренова). Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов әйтүенчә, ул авылга ярдәм йөзеннән күбрәк законнар кабул ителсен өчен тавыш биргән. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Бүген 572 нче сайлау участогында Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов хатыны белән бергә тавыш бирде. Тулаем тавыш бирү процедурасы ун минуттан да артмый. Кулларына тавыш бирү бюллетеньнәрен алып, алар аерым кабиналарга үттеләр — ил тормышында хәлиткеч карарларны һәркем, статусына һәм гаилә хәленә карамастан, үзе кабул итәргә тиеш.

Участок бинасына сайлаучыларны температураны үлчәгәннән, кулларны антисептик белән эшкәрткәннән һәм металлодетектор белән тикшергәннән соң гына керттеләр.

Камил Гилманов участокларда тавыш бирү көннәрендә террорчылыкка каршы кабул ителгән чаралар һәм катгый санитар таләпләрнең һәркем өчен мәҗбүри булуын билгеләп үтте.

«Булачак парламентның яңа составы авыл кешесенә, авыл территорияләренә ярдәм йөзеннән күбрәк законнар кабул итсен өчен, тотрыклылык өчен тавыш бирәм. Бүген безнең Аксубай халкы тавыш бирүләрдә актив катнаша һәм яңа сайланган депутатлар тарафыннан кабул ителәчәк законнарның күп балалы гаиләләр өчен эшләячәгенә ышана. Социаль яктан якланганнары күбрәк булсын һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы тармагына юнәлтелсен иде», — дип сөйләде район башлыгы.

Тавыш биргәннән соң Камил Гилманов сайлауларның ил өчен мөһим сәяси вакыйга булуын әйтте. Аксубайлыларның алдагы ике көндә актив тавыш бирүләрен билгеләп үтте һәм бүген дә сайлау участокларына килергә чакырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100