news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа төзелеш министры билгеләнде

Марат Айзатуллин җитәкчелегендә Татарстанда медицина, белем бирү һәм мәдәният оешмаларына масштаблы реконструкция уздырылды.

Татарстанда яңа төзелеш министры билгеләнде

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Инвестицион-төзелеш баш идарәсенең элекке җитәкчесе Марат Айзатуллин Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Бу хакта «Татар-информ» га республика Хөкүмәтендәге үз чыганагы хәбәр итте.

«Бүген Марат Айзатуллинны җитәкче буларак, министрлык хезмәткәрләренә тәкъдим итәләр», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Марат Мансур улы Айзатуллин 2013 елдан Татарстанның Инвестицион-төзелеш баш идарәсе, 2014 елда Татарстан Торак-коммуналь хуҗалык фонды башлыгы булды. Аның җитәкчелегендә республикада медицина, белем бирү һәм мәдәният оешмаларына масштаблы реконструкция уздырылды.

Марат Айзатуллин Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Россиянең Транспорт министрлыкларының һәм Россия Президентының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. «2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медаленә ия. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100