news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рафис Борһановны Идел буе академиясе коллективына яңа җитәкче буларак тәкъдим иттеләр

Республика Премьер-министры элеккеге ректор Йосыф Якубовка Татарстан дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Рафис Борһановны Идел буе академиясе коллективына яңа җитәкче буларак тәкъдим иттеләр
https://tatarstan.ru

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия спорт министры Олег Матыцин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе коллективына яңа җитәкче итеп Рафис Борһановны тәкъдим итте. Тиешле сайлау процедураларын үткәргәнче Рафис Борһанов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы була. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Казанда югары уку йорты бинасында узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан спорт министры вазифаларын башкаручы Владимир Леонов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

Россия спорт министры Олег Матыцин академия җитәкчелегенә күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт әйтте. «Сез спорт белеме флагманнарының берсе булып торасыз. Безнең өчен коллективта тотрыклы үсеш һәм яхшы мөнәсәбәтләр мөһим. Сезнең Россия спорт федерацияләре белән хезмәттәшлек итүегез мөһим, һәм бу эш дәвам итәр дип өметләнәм», — диде Олег Матыцин.

Олег Матыцин Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенең элеккеге ректоры Йосыф Якубовның башка эшкә күчүен әйтте һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. Россия Спорт министрлыгы башлыгы Олег Матыцин Йосыф Якубовка ведомство бүләге — Петр Лесгафт медален тапшырды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Йосыф Якубовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге — «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Йосыф Якубов Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифасында 2010 елның июненнән башлап 10 ел эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100