Владимир Путин “Сочи-2008” форумында Татарстан стенды белән танышты

РФ Хөкүмәте Рәисенә “Алабуга” махсус икътисади зонасы тәкъдир ителде.
(Сочи, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Сочи-2008” VII Халыкара инвестиция форумы күргәзмәләрен ачуда катнашты.

Россиянең күп санлы төбәкләре стендлары арасында Владимир Путин иң заманча мультимедиа технологияләре ярдәмендә җиһазландырылган Татарстан экспозициясе белән дә танышты.
Стендта ТР икътисад министры Марат Сафиуллин Хөкүмәт башлыгына “Алабуга” махсус икътисади зонасы үсеше проектын тәкъдим итте. “Алабуга” махсус икътисади зонасы билгеле җир участоклары санына яки модульләргә бүленгән. Модульнең мәйданы 5, 10, 20 һәм аннан да артыграк гектар тәшкил итә ала. Һәркайсына кирәкле барлык коммуникацияләр: автомобиль юллары, инженер, электр, җылылык челтәре, газ, су, канализация, югары тизлекле элемтә линиясе һәм башкалар үткәрелгән, һәр резидент үз җир участогы янында тоташу ноктасын ала.
Хәзерге вакытта “Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә автомобиль төзелеше, нефть химиясе, төзелеш индустриясе, инженер җиһазлары тармагындагы эре проектларны гамәлгә ашыручы резидентлар теркәлгән. Теркәлгән резидентлардан тыш, тиздән әлеге зона территориясендә автокомпонентлар, машина төзелеше, агач эшкәртү, химия өлкәсендәге үз производстволарын урнаштырырга теләүче кайбер компанияләр дә бар.
Искәртеп узабыз, Татарстан “Сочи-2008” VII Халыкара форумында үзенең инвестиция потенциалын тәкъдир итте.
Республика форумда нефть химиясе, транспорт, машина төзелеше, төзелеш индустриясе, приборлар төзелеше, җиһазлар һәм материаллар җитештерү өлкәсендәге 40тан артык инвестиция проектын тәкъдим иткән.