Рөстәм Миңнеханов: “Яңа җылылык үткәргеч автошәһәрдә торак төзелешен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк”

Рөстәм Миңнеханов: “Яңа җылылык үткәргеч автошәһәрдә торак төзелешен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк”

(Чаллы, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәр кылды. Хөкүмәт җитәкчесе шәһәрнең яңа һәм иске өлешләре арасындагы җылылык үткәргечләрне тоташтыручы станцияне файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.

Чаллыда җылылык энергиясенә тарифларны тигезләү буенча киң колачлы проектка ел башында “Татэнерго” компаниясе башлангыч салган иде. Беренче этапка – Чаллы ТЭЦыннан ЗЯБ бистәсенә кадәр арзан бәяләрдән җылылык җибәрүгә мөмкинлек бирүче тоташтыргыч станция төзүгә 844 миллион сум тотылган. Икенче этапта автошәһәрнең көньяк-көнчыгыш районының калган өлешен җылылык белән тәэмин итү схемасын оптимальләштерү ниятләнә. Биредә ГЭС һәм Сидоровка бистәләрендәге кулланучылар өчен җылылык трассаларын төзү дәвам итәчәк. Өченче этап ТЭЦтан тоташтыргычка 4,7 километрлы өстәмә дүртенче җылылык трассасы төзүне күздә тота.

“Бу проект шәһәр һәм республика өчен, барыннан да элек, “Уңай һәм һәркем алырлык торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бик әһәмиятле, чөнки бу җылылык үткәргеч автошәһәрнең яңа мәйданнарында йортлар салырга мөмкинлек бирә. Икенче яктан, җылылыкка тарифларны тигезләү, шулай ук шәһәр өчен өстәмә энергия җитештерү мөмкинлекләре мөһим булып тора. Бу – республикада заманча технологияләр һәм материаллар файдаланып, кыска вакыт эчендә башкарылган иң эре проектларның берсе. Бүгенге куәтләр шәһәрнең ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә, шуңа күрә Чаллы өчен икенче җылылык чыганагы төзү дөрес булмас иде”, - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Чаллы мэры Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, яңа елның гыйнварыннан бөтен шәһәр халкы өчен җылылыкка бердәм тариф кертеләчәк.