Измир халыкара күргәзмәсендә берничә килешү имзаланган

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында 86 нчы Измир халыкара күргәзмәсендә ккатнашты.

(Казан, 19 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында 86 нчы Измир халыкара күргәзмәсендә катнашты. 86 нчы Измир халыкара күргәзмә-ярминкәсе кысаларында Россия Энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Россия һәм Төркия предприятиеләре арасында берничә килешүне имзалау тантанасы узды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Шулар арасында – Татарстан Республикасы һәм Измир мәмләкәте сәүдә-сәнәгать палаталары арасында инвестицияләр җәлеп итү, ирекле икътисадый зоналар арасында хезмәттәшлек урнаштыру, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча килешүләр. Килешүгә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев һәм Измир мәмләкәте Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Экрам Демирташ кул куйды. Күргәзмә кысаларында Татарстан делегациясе вәкилләре Эгей төбәгенең Экспортерлары берлеге белән сөйләшүләр алып бардылар. Татарстан өчен әлеге берлекнең җирле продукцияне экспортлауда күрсәткән ярдәме һәм җирле товар җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме рәвешләре кызыклы.

Шулай ук Россия территориясендә кардан валлар җитештерү буенча «КАМАЗ» ГАҖ белән «Tirsan Kardan» ҖЧҖ Төркия компаниясе арасында уртак предприятие булдыру ниятләре турында беркетмә имзаланды. Беркетмәгә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Тирьякилер» компанияләр төркеме Советы рәисе Мәхмәт Тирьяки кул куйды.

Җитештерүне оештыру өчен «КИП Мастер» ААҖ мәйданчыгы сайлап алынды.