Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» запаслары турындагы хисапны тыңлады

ТР Президенты Татарстандагы иң зур нефть компаниясенең директорлар советы утырышын үткәрде.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе нефтьне ким дигәндә тагын 30 ел чыгарырга мөмкинлек бирә торган ресурслар базасына ия, үзлелеге югары булган «кара алтын» запасларын үзләштерү перспективалы юнәлешләрдән санала. Бүген «Татнефть» компаниясе директорлар советы утырышында шул хакта сүз барды. Утырышны Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, директорлар советы нефть чыгаруны үстерү перспективалары, «Разведка ясау һәм чыгару» бизнес-юнәлеше мөмкинлекләре һәм бурычлары турындагы мәгълүматны тыңлаган. «Хәзерге вакытта компания нәтиҗәлелеге югары активлар портфеленә һәм масштаблы ресурслар базасына ия», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.Нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру «Татнефть» компаниясенең өстенлеге булып тора. Сайлап алу темпларын һәм «кара алтын» чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру буенча проектлар программасы гамәлгә ашырыла.«РиД» бизнес-юнәлешенең перспективалы бурычлары арасында нефть чыгару структурасын үзгәртү, геологик-техник чараларны камилләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, IT-проектларны гамәлгә ашыру һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.Директорлар советында шулай ук компаниянең социаль инвестицияләре, «Татнефть» хәйрия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тыңладылар. Ел саен фонд аша 40 меңнән артык физик һәм 300 юридик зат ярдәм ала. «Русфонд» белән берлектә Татарстан балаларына адреслы ярдәм күрсәтү программасы эшли. Шундый ук проект Чулпан Хамматованың «Тормыш бүләк ит» фонды белән берлектә гамәлгә ашырыла.