Рөстәм Миңнеханов: “Биектау җитәкчелеге бер команда булып эшләргә тиеш”

Соңгы дистә елда районда ныклы хуҗа булмау һәм финанслар җитмәү һәр өлкәдә таркаулыкка китергән

(Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген рәсми рәвештә Биектау муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкләгән, бер үк вакытта район башлыгы вазифасын башкаручы Рөстәм Кәлимуллинга яңа постта районга элеккеге данын кайтару өчен бик күп тырышырга кирәк булачак. Муниципаль район Советының бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депуталары катнашында узган утырышында районның социаль-икътисади үсеше белән бәйле проблемалар күтәрелде.
Беренче булып сүз алган Президент Рөстәм Миңнеханов җирле депутатлар корпусына Рөстәм Кәлимуллинга зур ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт җиткерде. Аның ассызыклавынча, Рөстәм Кәлимуллин бик тәҗрибәле җитәкче. Озак еллар аның катлаулы Мамадыш районын җитәкләве моңа тагын бер дәлил. Биектау районы Рөстәм Миңнехановның хезмәт баскычында зур роль уйнаган урыннардан. 1990 нчы елларда ул, билгеле булганча, әлеге район хакимиятен җитәкләде. Шуңа күрә аңа районның моннан 10 еллар элек үсеше белән бүгенгесен чагыштыру өчен артык саннар кирәкми. “Биектау районы да республикада катлаулы төбәкләрдән санала. Аның үз өстенлекләре, үз кимчелекләре бар. Шушы кимчелекләрне төзәтеп, аларны өстенлеккә әйләндерү мөһим бурыч. Район нинди катлаулы гына булса да, биредә потенциал бик югары “, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Бу кимчелекләрне төзәтеп, проблемалардан арыну өчен берничә ел кирәк булачак. Соңгы дистә елда районда ныклы хуҗа булмау һәм финанслар җитмәү һәр өлкәдә ярым таркаулыкка китергән. Нәтиҗәсе күз алдында -социаль-икътисади күрсәткечләр бик түбән. Бер генә мисал: район җитештерү күрсәткечләрен 2 тапкырга киметкән. 10-15 еллар элек республикада бәрәңге һәм яшелчә үстерү буенча танылу алган төбәк бүген артта сөйрәлә.
Авыл хуҗалыгында хөкем сөргән таркаулык, быелгы корылык, финанслар җитмәү –боларның барысы да яңа җитәкчелекне сыный. Быел корылыктан 22 мең гектар мәйданда культуралар зыян күргән. Шул шартларда терлекчелекне саклап калу бурычы куела. Әмма монда да проблема. Соңгы елларда биредә мөгезле эре терлекләр саны 6 мең башка кимегән. 7 мең гектарга якын җир эшкәртелми. “Мондый авыр хәлдән чыгу инвестордан башка мөмкин түгел. Безгә якын елларда бәрәңге һәм яшелчә утыртуны торгызырга, терлекләрнең баш санын арттырыга кирәк”, -ди Рөстәм Кәлимуллин.
Социаль өлкәнең үз баш авыртулары. Районда мәктәп һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләренең күбесе 60-70 елларда төзелгән биналарда урнашкан. Аларда соңгы 10 елда бары косметик ремонт кына булгалаган. Биналарда җылыту, су белән тәэмин итү системалары, түбә-түшәмнәр нык искергән. Берничә яңа мәктәп ачылу гына проблеманы хәл итми. Аларны норматив хәлгә китерү өчен финанслар кирәк. Район үзәгендәге гомумбелем бирү мәктәбенең яңа бинасының укучылыр сыйдырышлылыгы ихтыяҗдан ике тапкырга ким. Рөстәм Кәлимуллин сүзләренә караганда, бүген аның 260 урынга исәпләнгән икенче чиратын төзергә кирәк.
Бүген Биектау районы балалар үлеме буенча республикада лидер, туучылар саны аз. Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов билгеләп узганча, сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеге буенча район бүген республикада 38-40 урыннарда гына. Табиблар белән тәэмин ителешнең түбән булуы биредә белгечләр өчен социаль гарантияләр булмауга бәйле. Район үзәк хастаханәсе модернизация һәм реконструкциягә мохтаҗ. Айрат Фәррахов биредә үзәк хастаханәне үстерүнең стратегиясен эшләү кирәк, дип саный.
Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов районда мәгариф үсешенә инфраструктура булмау комачаулый, дигән фикердә. Моннан тыш, авылларда гына түгел, хәтта район үзәгендә мәдәният йорты искергән. Боларга 40 торак пунктта бөтенләй юллар булмау, 7 авылда газлаштыруның әлегәчә тәмамланмавы һ.б. бихисап проблемалар өстәлә.
Рөстәм Кәлимуллин үзенә күрсәтелгән ышанычны акларга вәгъдә бирү белән бергә, проблемаларның никадәр тирән булуына һәм аларны республика ярдәменнән башка гына хәл итеп булмауга игътибар юнәлтте.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, районның күп проблемалары аның шәһәр янәшәсендә булуыннан да. “Әмма шәһәр янының үз өстенлекләре бар. Логистика, сервис хезмәтләре күрсәтүне үстергә кирәк. Хәзер кризистан соң күп кенә инвесторлар шәһәр читендә яхшы мәйданнар эзли. Бу конкурентлык өстенлеген дә файдаланырга кирәк”, - дип ассызыклады ул. Районның гомер-гомергә зур байлыгы булган авыл хуҗалыгын үстерү өчен, Президент фикеренчә, стратегик инвестор җәлеп итү мөһим. Яшәү шартларын яхшыртмый һәм халыкны эш белән тәэмин итми торып, бернәрсәгә дә ирешеп булмаячак, дип саный республика башлыгы. Аның ассызыклавынча, бүген район җитәкчелеге алдында төп бурыч- хаталарны кабатламыйча, бер команда булып эшләү. Район җитәкчелеге белән министрлыклар да комплекслы эшләргә тиеш. Президент һәр тармак буенча хәлне тагын бер кат анализлау бурычын куйды.
“Перспективага эшләргә кирәк. Биектаулыларның алга куйган максатларына ирешәсенә шикләнмим. Ә республика җитәкчелеге мөмкинлектән чыгып, максималь ярдәм итәчәк”, - дип ышандырды ул.