Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Бүген Биектау муниципаль районы Советының 50 нче утырышында Кәлимуллин кандидатурасы бертавыштан хупланды

(Биектау-Казан, 19 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Моннан бер ай элек Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Садриевның вазифалары вакытыннан алда туктатылуы сәбәпле, бу вазифага конкурс игълан ителгән иде. Биектау муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларны башкару әлеге муниципаль район башлыгы вазифаларны башкаручы Рөстәм Кәлимуллинга йөкләнгән иде.
Бүген Биектау муниципаль районы Советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган 50 нче утырышында конкурс комиссиясе депутатлар каравына Башкарма комитет җитәкчесе вазифасына ике кандидатны – Рөстәм Кәлимуллин һәм Владимир Ковтун кандидатураларын тәкъдим итте. Ачык тавыш бирү юлы белән узган процедура барышында, Совет бертавыштан Башкарма комитет җитәкчесе постына Рөстәм Кәлимуллин кандидатурасын хуплап чыкты.
Рөстәм Кәлимуллин 1958 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР ның Саба районы Казаклар авылында дөньяга килә. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап агроном белгечлеге алып чыга. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланган.
Рөстәм Галиулла улы хезмәт эшчәнлеген 1973 елда Теләче Мәдәният йортында киномеханик булып башлап җибәрә. Институтны тәмамлаганнан соң, 1982 елда Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәгендә инженер булып эшли. 1983-1984 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Саба районы “Авангард” колхозында рәис урынбасары, сәүдә предприятиесе директоры, райпо идарәсе рәисе. 1992 елда Теләче районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнә, бу вазифада 7 ел эшли. 1999 елдан – Татпотребсоюз идарәсе рәисе, 2002-2005 елларда Мамадыш районы хакимияте башлыгы, 2006 елдан - Мамадыш муниципаль берәмлеге башлыгы. 2010 елның июненнән Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды.