Рөстәм Миңнеханов «Россия — Ислам дөньясы» төркеме презентациясендә катнашты

Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең илчеләренә Россия һәм мөселман илләре арасында элемтәләрне үстерү турында сөйләде.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгында «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме презентациясендә катнашты. Чарага Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләре һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров чакырылган иде.«Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме 2006 елда Россиянең танылган дәүләт эшлеклесе Евгений Примаков һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган һәм аңа ихтыяҗ булган.Аның төп бурычы - Россиянең ислам дөньясы белән мәдәни-цивилизацияле нигездә якынаю процессына һәрьяклап ярдәм итү, икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтүгә басым белән элемтәләр урнаштыру», — диде Рөстәм Миңнеханов.Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, бүген дөньяда мөселманнар саны 1,7 млрд кеше тәшкил итә һәм бу сан арта бара. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, мөселман халкы күп булган төбәкләр бар.«Ислам дәүләтләре белән сәяси, икътисади, мәдәни һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекнең күптәнге традициясе бар. Россия Президенты Владимир Путин мөселман илләре белән хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Аның инициативасы буенча 2005 елда безнең ил Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды», — диде Рөстәм Миңнеханов.Республика җитәкчесе үз чыгышында шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә төркем химаясында төрле иҗтимагый форумнар, фәнни-гамәли конференцияләр, фестивальләр, түгәрәк өстәлләр, дини, яшьләр һәм башка чаралар үткәрелүе турында сөйләде.