Болгар дәүләтенең Исламны кабул итү хөрмәтенә куелачак һәйкәл урынында истәлек ташы ачылды

Якын елларда барлыкка киләчәк һәйкәлне салу мәшәкатьләрен “Акибанк” ААҖ белән “Агросила Групп” ЯАҖ үз карамагына алган
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген борынгы Болгар шәһәрендәге җыен өчен тарихи һәйкәлләр янында төзелгән сәхнә түрен, Татарстан җитәкчелеге, дини даирә башлыклары белән бергә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм ТР Дәүләт камера хоры артистлары, Коръән уку осталыгына уздырылган конкурс җиңүчеләре алды: мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары, Коръән сүрәләре яңгырады.

Изге Болгар җыены рәсми ачылышыннан соң, Идел буе Болгар дәүләтенең 922 елда рәсми рәвештә дәүләт дине буларак Исламны кабул итү хөрмәтенә куелачак һәйкәл урынындагы истәлек ташына капланган ак япма алынды. Таш ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, Россия мөселманнарының Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе мөфти Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман Исхакый һ.б. катнашты. Шушы якын елларда барлыкка киләчәк һәйкәлне салу мәшәкатьләрен исә “Акибанк” ААҖ белән “Агросила Групп” ЯАҖ үз карамагына алган. Башланган эшнең уңышлы төгәлләнүен, ил-йортның, дәүләт җитәкчелегенең һәм халкының иминлеген теләп, Госман хәзрәт Исхакый дога кылгач, дини даирә башлангычында халык, елга ярынарак китеп, намаз укыды.

Соңыннан исә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов оештырган регата – җилкәнле көймәләрдә ярышлар башланды.