Кукмара районы мәктәпләренең берсе Чынгыз Айтматов исемен йөртәчәк

Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Татарстанда Чынгыз Айтматовның исемен мәңгеләштерү өчен чаралар эшләнәчәк
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Раимкул Аттакуров белән очрашуны ачып җибәреп, мәшһүр язучы, кабатланмас шәхес Чынгыз Айтматовның үлеме уңаеннан, Кыргызстан Республикасы делегациясе вәкилләренә үзе һәм Татарстан халкы исеменнән тагын бер кат кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
“Безгә җәмәгатьчелектән Чынгыз Айтматовның исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр килә башлады. Айтматовның әнисе ягыннан нәсел җебе Кукмара районыннан булуын, бу нәселнең мәгърифәтчелек эшчәнлеге, мәчетләр төзелеше белән шөгыльләнүен, мәрхүмнең гасырлар чигендә иҗат иткән олы шәхес булуын исәпкә алып, Кукмара мәктәпләренең берсен Айтматов исеме белән атау планлаштырыла”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның әйтүенчә, Казан урамнарының берсенә бәлкем Айтматов исеме кушылыр. Президент республика күләмендә язучыны олылау өчен комплекслы чаралар эшләнәчәген билгеләп үтте.
“Айтматовның хезмәтләрен куллану мәсьәләсендә дә тәкъдимнәр булыр дип уйлыйм”, - дип, республика җитәкчесе аның иҗади мирасының буыннан буынга тапшырылырга тиешлегенә басым ясады. “Милли китапханәнең яңа бинасы төзелеше буенча масштаблы проект башланды. Айтматовның исемен мәңгеләштерү өчен үзебездән өлеш кертү формасын табачакбыз”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
Язучының үзе катнашында фильм төшерү хыялы чынга ашмаса да, Минтимер Шәймиев бу фильмның дөнья күрүе өчен эшнең җиренә җиткереп башкарылырга тиешлеген ассызыклый. “Татарстан да кирәкле материаллар белән ярдәм итәргә әзер”, - ди ул.
Президент шулай ук быелгы елның Кырызстанда Чынгыз Айтматов елы буларак игълан ителүен дә билгеләп узды.