Миңнеханов «Казан Экспо»ның WorldSkills финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде

Татарстан Президентына милли чемпионат вакытында сыналачак сервислар турында сөйләделәр.
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгенең «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Милли чемпионаты финалын үткәрүгә әзерлеген бәяләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» инфраструктурасын карап чыкты. Аңа WorldSkills Russia финалы вакытында куркынычсызлыкны оештыруны, волонтерлар эшен, хезмәтне саклауны һәм иминлекне оештыруны, экскурсия маршрутларын, клиентлар төркемнәрен тукландыруны, логистика, транспорт хезмәте күрсәтүне һәм башка сервисларны сынап караячаклар, дип сөйләделәр.Чемпионатта катнашучыларны килү һәм китү пунктларында каршы алачаклар һәм озатачаклар — персонал тәүлек буе эшләячәк. Катнашучыларга шулай ук «Казан» халыкара аэропортында да ярдәм итәчәкләр.Татарстан Президентын Татарстан вице-премьеры — Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры Азат Кадыйров, «Казан Экспо» генераль директоры Роберт Миңнегалиев һәм башкалар озатып йөрде.