Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында

ТР Президенты РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында сәфәр кыла

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Кытай Халык Республикасына эш сәфәре белән килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Иртәгә, 20 май көнне, Шанхайда Рөстәм Миңнеханов Россия рәсми делегациясе составында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинны һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинны каршы алу тантанасында катнашачак. Көннең икенче яртысында кичке аш форматында КХРның эшлекле даирәләре белән очрашу планлаштырылган, чараны оештыручы - Россия-Кытай эшлекле советы.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яңа һәм югары технологияләр үсеше зонасы - «Чжанцзян» технопаркына барачак (Шанхай), "Haier" компаниясенең индустриаль мәйданчыгы белән танышачак (Циндао шәһәре, Шаньдун провинциясе ).