news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстан Президенты Миңнехановка Нур-Солтан урамына Тукай исемен бирергә вәгъдә итте

Казахстан лидеры Касым-Жомарт Токаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.

Казахстан Президенты Миңнехановка Нур-Солтан урамына Тукай исемен бирергә вәгъдә итте

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казахстан лидеры Касым-Жомарт Токаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды. Алар икътисад өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Үз чыгышында Токаев Казахстанда татар мәдәниятен беләләр һәм кадерлиләр, дип искәртте. Бу хакта «Казинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

«Без татар мәдәниятен бик яхшы беләбез һәм хөрмәт итәбез. Ул Казахстанда популяр. Якын арада, пандемия тәмамлануга ук, без Казахстанда Татарстан мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен үткәрү турында килешә алырбыз дип өметләнәбез», — диде Казахстан Президенты.

Дәүләт башлыгы Рөстәм Миңнехановка Нур-Солтан шәһәренең бер урамына татар халкының күренекле вәкиле - шагыйрь Габдулла Тукай исемен бирү карары турында хәбәр итте.

Касым-Жомарт Токаев шулай ук Казахстанда шин комплексы төзелеше буенча «Татнефть» һәм «Аллюр» компанияләр төркеменең уртак проектына бәя бирде.

«Без бу предприятиегә зур өметләр баглыйбыз. Сезнең ярдәм белән казахстанлыларның зур төркеме Татарстанга укырга китте инде. Минемчә, бу конкрет проект, ул дәвам итәчәк. Безнең базарда „Татнефть“ белән генә түгел, “Камаз” белән бәйле башка проектлар да бар», — диде Казахстан Президенты.

KamaTyresKZ шиналар комплексын Караганда өлкәсенең Саран шәһәрендә 2022 елга төзергә планлаштырыла. Проектка инвестицияләр 284 млн доллар тәшкил итәчәк.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Касым-Жомарт Токаевка Казахстанга килү мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт белдерде. «Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан күп проектларны актив рәвештә алга этәрә. Бик зур база салынган. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев сезгә сәлам тапшырды. Аның Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Абишевич [Назарбаев] белән багланышлары безнең багланышлар өчен бик яхшы нигез булды», - диде Татарстан Президенты.

Очрашу барышында катнашучылар Казахстан һәм Татарстан арасында сәүдә-икътисади, сәнәгать һәм энергетика кооперациясен алга таба ныгыту чараларын, шулай ук коронавирус пандемиясенә каршы тору буенча уртак көчләрне карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100