Татарстан Президенты: Чиркәүләргә барудан тыелып торырга кирәк

Рөстәм Миңнеханов Буа районы аграрийлары белән очрашты.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа районы аграрийлары белән очрашуда барысын да Пасха бәйрәме белән котлады һәм чиркәүләргә барудан тыелырга өндәде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Зур бәйрәм, әмма шулай килеп чыкты ки, чиркәүләрдә гыйбадәт кылырга ярамый. Билгеле бер кыенлыклар бар. Ләкин түзәргә кирәк…» — диде республика җитәкчесе.

Районда язгы кыр эшләре дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов «Авангард» ҖЧҖ агрокомплексында булды, анда авыл хезмәтчәннәренә көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Аларның тырышлыгы белән Татарстан үзен төп продукция белән тәэмин итә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-19 таралу ккуркынычы булу сәбәпле, чиркәүләргә бару рәсми төстә тыелды.