ТР Президенты Ауропа чемпионы Демановка фатир бүләк итте

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов Татарстаның авыр атлеты 25 яшьлек Андрей Демановны кабул итте

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Кристина Иванова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыр атлетика буенча Ауропа чемпионы Андрей Демановка ТР Яшел Үзән районында 2 бүлмәле фатирга сертификат бүләк итте.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның авыр атлеты 25 яшьлек Андрей Демановны кабул итте. Спортчы Ауропа чемпионатында 94 кг га кадәрге авырлык категориясендә җиңгән иде.
Очрашуда шулай ук, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Сергей Батин, Монреаль Олимпия чемпионы, авыр атлетика буенча буенча Татарстан җыелма командасының өлкән тренеры Николай Колесников катнашты.
Андрей Деманов ТР Спас районының Болгар шәһәрендә туган, Казанда әти-әнисе белән яши. 2007 елда КДУның юридик факультетын тәмамлаган, хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университеты аспиранты. Деманов сөйләвенчә, ул Шеньженьда 2011 елгы Универсиадада катнашырга уйлый һәм Лондонда 2012 елгы Олимпиадага илкүләм җыелма команда составына керергә өметләнә. 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья студентлар уеннарында яше буенча катнаша алмый.
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов очрашу нәтиҗәләре хакында сөйләде. Министр сүзләренчә, Андрей Деманов елның 9 аен җыеннарда үткәрә. Калган вакытында Яшел Үзән районы “Маяк” спорт комплексында шөгыльләнә. “Деманов яшәү урыны да спорт белән шөгыльләнү урыны бер тирәдә булуын сораган иде”, - дип белдере Рафис Борһанов.
Министр сүзләренчә, ТР Президенты чемпионның торак проблемесы турында белгәч, бүген Яшел Үзән районындагы 2 бүлмәле фатирга сертификат бүләк итте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ауропа чемпионына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Җиңүче спортчының тренерына кыйммәтле бүләк тапшырылды.