Миңнехановка Татарстанда Җәзаларны үтәтү идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим иттеләр

Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары белән очрашты.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директорының беренче урынбасары Анатолий Рудый белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда Анатолий Рудый Рөстәм Миңнехановка яңа билгеләнгән Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Эдуард Хиалиевны тәкъдим итте. Ул элек Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкарган», — дип искәртә матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов Хиалиевны җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде. Исегезгә төшерәбез, аны Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы вазифасына билгеләү турындагы указга 2 мартта Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Моннан тыш, очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Рудый республиканың җинаять-төзәтү системасына кагылышлы берничә эш мәсьәләсен карады.