Миңнеханов Казан Кремлендә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган яңа экспозициядә булды

Күргәзмәне тәкъдим итү 2020 елның 1 мартында ветераннар һәм эзләнү оешмалары, «ЮНАРМИЯ» хәрәкәте вәкилләре катнашында узды.

(Казан, 19 март, «Татар-информ» ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ачылган Бөек Ватан сугышы музей-мемориалының яңа экспозициясе белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнехановка Җиңүнең 75 еллыгына музей-мемориалда 400 квадрат метрлы мәйданда яңа экспозиция булдырылганлыгын әйттеләр. Биредә татарстанлыларның сугышчан һәм хезмәт батырлыклары турында материаллар, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре, эзләү оешмаларыннан алынган яңа экспонатлар тәкъдим ителгән», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Яңа экспозицияне тәкъдим итү 2020 елның 1 мартында ветераннар һәм эзләнү оешмалары, «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашында узды. Музей-мемориалга килүчеләргә уңайлы булсынга, экспонатлар белән шәхси танышу өчен, вай-файга (WI-FI) мобиль җайланмада тоташырга мөмкинлек бирә торган кушымта-аудиогид эшли.

Яңа экспозиция Бөек Ватан сугышы чорында төрле яшьтәге кешеләрне актив җәлеп итүгә исәпләнгән. Ул тарихи аң, рухи мәдәният, патриотизм һәм толерантлык формалаштыруга ярдәм итә.