Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан башкаласында Akia Avesto предприятиесен карады

Татарстан делегациясе рәсми сәфәр белән Таҗикстан Республикасына килде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Akia Avesto Таҗикстан – Төркия компаниясе предприятиесендә булды. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми порталында хәбәр ителә.

«Бүген, 19 мартта, иртән «Akia Avesto» заводы рәсми рәвештә ачылды һәм Татарстан вәкилләре, предприятие эшли башлаганнан соң, аның белән танышкан беренче чит ил делегациясе булды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Предприятиедә җәмәгать транспорты, йөк автомобильләре һәм микроавтобуслар эшләп чыгарылачак. Кунакларга предприятиедә җитештерелә торган автобус модельләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук җитештерү цехлары буенча экскурсия үткәрделәр.

Предприятиедә елына 300 берәмлеккә якын транспорт эшләп чыгарылыр дип көтелә. Биредә төрле озынлыктагы автобусларның бишкә якын төрен җитештерү күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов завод белән танышкан вакытта Таҗикстан вәкилләренә Татарстан предприятиеләре, аерым алганда «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнергә тәкъдим итте.

Татарстан делегациясе шулай ук Дүшәнбедәге кабель продукциясе җитештерә торган «Нокили Талко» заводында да булды.