news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов сайлауда актив катнашкан татарстанлыларга рәхмәт әйтте

"Актив катнашуыгыз өчен ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов сайлауда актив катнашкан татарстанлыларга рәхмәт әйтте
president.tatarstan.ru

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итеп, Россия Президентын сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәтен белдерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Без кичә илебездәге иң мөһим сайлауларны - Россия Федерациясе Президенты сайлауларын уздырдык. Мин сезнең һәркайсыгызга тавыш бирүдә актив катнашкан өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук әлеге мөһим чараны оештыручыларга һәм үткәрүне тәэмин итүчеләргә рәхмәт сүзләремне җиткерәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Без көчле Россия, көчле Татарстан өчен. Сезнең сайлау бик мөһим иде. Илебез лидерына ярдәм итү, безгә Владимир Владимирович Путинның Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган яңа бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирәчәк”, - диде Татарстан Президенты.

“Мин актив катнашуыгыз өчен, ихлас рәхмәт әйтәм. Барыбызга да республиканың, илнең чәчәк атуында уңышлар телим”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot