Татарстан Республикасы Президенты Япония халыкара хезмәттәшлек банкы җитәкчелеге белән очрашты

Республика банк белән хезмәттәшлек итү белән кызыксына, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов

 (Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Токиога эш сәфәре кысаларында, Япония халыкара хезмәттәшлек банкы җитәкчелеге белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Республика Президенты Банк җитәкчелегенә әлеге очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Сез «Аммоний» проекты буенча безнең күптәнге һәм ышанычлы партнерыбыз, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Аммоний» проекты – Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә уникаль проект. Сезнең Банк белән Россия Тышкы икътисадый банкы арасында 2011 елда төзелгән килешү аңа яңа реаль төсмерләр алырга ярдәм итте. Проект 2015 елда эшләтеп җибәреләчәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Банк белән традицион юнәлешләрдә генә түгел, шулай ук нефть-газ химиясе өлкәсендә дә, башка перспектив үсеш тармакларында: агросәнәгать секторында, нанотехнологияләрдә, ИТ-эшләнмәләрдә, энергетикада һәм машина төзелешендә дә хезмәттәшлек итәргә тели.

JBIC баш идарәчесе Тадаши Маеда әфәнде Банк белән Татарстан арасында хезмәттәшлек уртак проектларны бөтендөнья дәрәҗәсендә нәтиҗәле гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде. «Бүген Банк белән Татарстан РеспубликасыИнвестицион-венчур фонды арасында эш алып барыла», - диде Маеда әфәнде.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов барында Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды белән Япония халыкара хезмәттәшлек банкы арасында хезмәттәшлекне ныгыту максатларында конфиденциальлек турында килешүгә имза салынды. Документларга “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” КБО директоры Айнур Айделдинов һәм Япония халыкара хезмәттәшлек банкы баш идарәче директоры, Банкның инфраструктур финанслау төркеме глобаль җитәкчесе Тадаши Маеда әфәнде имзаладылар.

Банк тулысынча Япония Хөкүмәте карамагында, ә аның бюджеты һәм операцияләре JBIC законы белән җайга салына. Банкның төп офисы Токиода һәм 18 илдә 21 офисы эшләп килә.