news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Әгерҗедә яңа поликлиника төзү турында әйтте

Районда шулай ук яшьләр мәдәни-ял итү үзәген төзү мөмкинлеген дә караячаклар.

Татарстан Президенты Әгерҗедә яңа поликлиника төзү турында әйтте

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ» ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә типик проект буенча сәламәтлек саклау объектларын төзү планына кертергә кушты. Республика җитәкчесе район Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел районда 50 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк, модульле фельдшер-акушерлык пункты, табиб амбулаториясе, биоочистарту корылмалары, 2 спорт мәйданчыгы, «Орешник» мәдәният һәм ял паркы төзелде. Моннан тыш, Әгерҗедә 9нчы номерлы балалар бакчасы һәм күп фатирлы 12 торак йорт ныклап төзекләндерелде.

Районда яшьләр мәдәни-ял итү үзәге төзү мөмкинлеген карарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул республика — шәһәр мохите объектларын төзекләндерү буенча илдә лидерларның берсе, дип искәртте. Мәсәлән, Татарстанда зур масштаблы «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла, быел аның буенча Әгерҗедә 23 ишегалды төзекләндереләчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100