news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов министрлыкка Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы комплексын анализлауны йөкләде

Татарстан Президенты район Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Миңнеханов министрлыкка Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы комплексын анализлауны йөкләде
tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы тармагына тирән анализ ясарга кушты. Республика җитәкчесе район Советының киңәйтелгән утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төп доклад белән Совет рәисе, Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров чыгыш ясады.

Район соңгы елларда кайбер социаль программаларда сизелерлек ярдәм алды, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бүген төп бурыч -татарстанлыларның югары тормыш сыйфатын тәэмин итү, дип искәртте ул. Районда уртача хезмәт хакы — 33,54 мең сум, бу республика буенча 21нче урында. Гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен төп шарт - икътисадның тотрыклы үсеше.

«Әгерҗе районының үсеш темплары мактанырлык түгел», — диде ТР Президенты. Узган ел нәтиҗәләре буенча район муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеше рейтингында соңгы, 45нче урынны алды. Шул ук вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны буенча иң начар күрсәткечләрнең берсе: мең кешегә нибары 58 граждан әлеге секторда мәшгуль.

ТР бизнес-омбудсмены тикшеренүләре буенча, Әгерҗе районы эшкуарларының 22 проценттан артыгы үз эшләрен үстерүгә акча салырга әзер, әмма җирле хакимиятләр эшкуарлыкка ярдәм итү өлешендә пассив.

Рөстәм Миңнеханов районның конкурентлы өстенлекләренә игътибар итте. Бу зур тимер юл узелы — Әгерҗе станциясе, ул Россия тимер юллары мәнфәгатьләрендә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүгә керү ноктасы булып тора. Моннан тыш, Әгерҗедән 30 км ераклыкта, тиешле кулланучылар базары белән Удмуртия башкаласы Ижау шәһәре урнашкан.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100