news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына яңа техника тапшырачак

Узган ике елда гына да якынча 50 берәмлек яңа техника исәпкә алынган һәм 75 янгын сүндерү-коткару автомобиленә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Болар бар да республика һәм федераль бюджет хисабына эшләнә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә яңа янгын сүндерү техникасы ачкычларын бирәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның графигында бу атнада берничә коллегия утырышында катнашу каралган. Традиция буенча ул Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында да булачак. Монда махсус техникаларны карап, аларны тапшырачак. Бу хакта Казан Кремлендә узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Традиция буенча, ел саен Президент Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә катнаша. Бу ел да искәрмә түгел. Киңәшмә белән бергә махсус техникаларны карап, аларны тапшыру да планлаштырылган. Бу да Рөстәм Нургалиевич ведомстводагы махсус техника составын яңарту күзлегеннән хуплый торган мөһим юнәлешләрдән», — диде ул.  

Узган ике елда гына да якынча 50 берәмлек яңа техника исәпкә алынган һәм 75 янгын сүндерү-коткару автомобиленә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Болар бар да республика һәм федераль бюджет хисабына эшләнә, диде Галимова.

Махсус техниканы тапшырудан тыш, янгын сүндерү-коткару спорты буенча Бөтенроссия ярышларының ачылышы да булачак. Әлеге ярышлар 2004 елдан бирле уздырыла. Турнирда Идел буе федераль округыннан 14 команда көч сынашачак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100