news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанның Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәгенең эш перспективаларын бәяләде

Россиядә дөнья дәрәҗәсендәге мондый ун үзәк эшли. Казандагысы — илдә «Ресурсларны саклаучы экологик чиста энергетика, җир байлыкларын һәм биоресурсларны нәтиҗәле региональ куллану» темасы буенча фәнни-технологик үсеш белән шөгыльләнүче бердәнбер үзәк.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Планетаның сыек углеводы запасларын рациональ үзләштерү» Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең (НЦМУ) күзәтү советы утырышын уздырды. Җыелыш, видеоэлемтә кулланып, күзгә-күз һәм читтән тору форматында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Утырышта катнашучылар 2020-2021 еллар өчен Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкне булдыру һәм үстерү программасын гамәлгә кую нәтиҗәләрен карадылар һәм 2021 ел өчен хисапны расладылар. 2020 елда Казан федераль университеты үзәкне булдыру проектын гамәлгә ашыру өчен грант буенча төп башкаручы итеп куелды. Ул «Фән һәм университетлар» илкүләм проектының «Өстенлекле тикшеренү юнәлешләре буенча масштаблы фәнни һәм фәнни-технологик проектларны үстерү» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Хәзер Россиядә дөнья дәрәҗәсендәге мондый ун үзәк эшли. Казандагысы — илдә «Ресурсларны саклаучы экологик чиста энергетика, җир байлыкларын һәм биоресурсларны нәтиҗәле региональ куллану» темасы буенча фәнни-технологик үсеш белән шөгыльләнүче бердәнбер үзәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәктә илебезнең икътисадын арзанлы һәм экологик нефть белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән тикшеренүләр һәм эшләр башкарыла. Эшчәнлек консорциум форматында уза, аның координаторы булып КФУ тора.

Бүгенге утырышта үзәкнең 2020-2021 елга эше, аның фундаменталь нәтиҗәләре, тикшеренүчеләр эшләгән яңа технологияләр, икътисадның нефть-газ секторында аларның гамәли тормышка ашырылуы каралды. «Әлеге үзәк кысаларында уздырылган тикшеренүләрнең нәтиҗәләре беренче чиратта үз илебездәге нефть компанияләрендә кулланылыш табарга тиеш», — дип ышана Татарстан Президенты.

2020-2021 еллар өчен Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкне булдыру һәм үстерү программасын гамәлгә кую нәтиҗәләре һәм 2021 ел өчен хисапны раслау турындагы доклад белән үзәкнең фәнни җитәкчесе, КФУның нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм Җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректоры Данис Нургалиев чыгыш ясады.

Утырыш барышында үзәкнең эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.

Чараны йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов бүгенге утырышның Татарстандагы һәм Федерациянең башка субъектларындагы табигый запасларны рациональ үзләштерү белән бәйле фәнни юнәлешнең алга таба да үсешенә этәргеч буласын һәм шулай ук Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100