news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Татарстан Хөкүмәте «омикрон» аркасында читтән торып эшләүгә күчмәячәк

Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары, коронавирусның яңа омикрон-штаммы таралуга карамастан, гадәти режимда эшләүләрен дәвам итә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Лилия Галимова «омикрон» аркасында Татарстан Республикасы Хөкүмәте читтән торып эшләүгә күчмәячәк дип белдерде.

Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары, коронавирусның яңа омикрон-штаммы таралуга карамастан, гадәти режимда эшләүләрен дәвам итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта әйтте.

Республика министрлыклары һәм ведомстволарының эше туктатыла яки онлайн-форматка күчерелә алмый, чөнки тулаем регионның тормышы аларның нормаль эшләвенә бәйле, диде ул.

«Татарстан Хөкүмәте читтән торып эшләүгә китмәячәк. Моның бер сәбәбе бар — бу хакимият органы, ул, ни генә булмасын, бөтен республиканың тормышын тәэмин итә», — дип йомгаклады Лилия Галимова.

Татарстан коронавируска каршы көрәш буенча федераль һәм региональ штабларның белгечләре биргән барлык санитар рекомендацияләрне үти дип тә өстәде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100