news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Җәмигъ мәчете төзелеше өчен мәйдан экспертиза нәтиҗәсе буенча билгеләнә

Казандагы җәмигъ мәчетенең төгәл генә кайда төзеләчәге барлык мөһим экспертизалар уздырылгач кына билгеләнәчәк.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Казандагы Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеле булачак.

Казандагы Җәмигъ мәчетенең төгәл генә кайда төзеләчәге барлык мөһим экспертизалар уздырылгач кына билгеләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта сөйләде.

«Без күрсәтә торган төгәл генә нокта юк. Татарстан Республикасы Президенты әйтте — барысы да якынча Казансуның уң як ярында булачак. Әлеге билгесезлек иң элек башкарылырга тиешле эш белән бәйле. Сүз экологик экспертиза, шәһәр төзелеше экспертизасы турында, болар шәһәр төзелеше күзлегеннән караганда комплексның кайда урнашу мөмкинлеген аңлар өчен кирәк», — дип аңлатты Галимова. 

Эксперт бәяләве процедурасы объект төзелешенең мөмкин булган һәрбер өлешендә уздырылачак, дип өстәде ул.

«Бары шуннан соң гына төзелешнең төгәл урыны турында ахыргы карар кабул ителәчәк», — дип йомгаклады Лилия Галимова. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100