news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычын тапшырды

Бүген Татарстанның ЮХИДИ бүлекчәләренә барлыгы 39 берәмлек техника бирелде.

Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычын тапшырды
tatarstan.ru

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов катнашты.

Алексей Песошин республика җитәкчелеге юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирүен әйтте. Быел юл-транспорт һәлакәтләре һәм юлларда һәлак булучылар саны кимү тенденциясе сакланып калган.

«Республика бюджеттан 165 муниципаль хезмәткәрне тоту өчен акча бүлеп бирә, алар сезнең белән бергә юлларда хезмәт күрсәтә. Шулай ук быел Татарстан Президенты тарафыннан юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында карар кабул ителде», - дип өстәде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Аннары Премьер-министр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Бүген Татарстанның ЮХИДИ бүлекчәләренә барлыгы 39 берәмлек техника бирелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100