ТР Президенты Указы белән Татарстанда 15 декабрьдән киләсе елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде

ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән яннарында пиротехник эшләнмәләрне шартлату тыелган объектлар исемлеге игълан ителде

 (Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 6 декабрьдә имзаланган 1186 нчы Указ белән Татарстанда 15 декабрьдән киләсе елның 1 февраленә кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

Анда исә шушы махсус режим гамәлдә булган ай ярым вакыт дәвамында пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) объектлары чикләреннән 1000 метр арада һәм ТКХ, авыл хуҗалыгы объектлары һәм кешеләр күпләп җыелган объектлар чикләреннән 300 метр ераклыктагы территорияләрдә куллану тыелуы белдерелә.

Президентның 1186 нчы Указына ярашлы рәвештә, ТР Министрлар Кабинетының быел 13 декабрьдә расланган 2585 нче күрсәтмәсе белән яннарында пиротехник эшләнмәләрне шартлату тыелган объектлар исемлеге игълан ителде. Анда сүз сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы, торак-коммуналь комплекс, авыл хуҗалыгы, берьюлы 50 һәм аннан да күбрәк кеше җыела торган объектлар тирәсе турында сүз бара.

Искәртеп үтәбез: муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына пиротехник эшләнмәләр сатканда һәм кулланганда РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 22 декабрендәге 1052 нче номерлы күрсәтмәсендә расланган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен тайпылышсыз үтәүне тәэмин итү, үз карарлары белән пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннары билгеләү һәм халыкка шул хакта белдерү, беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазлау, аларның үтәлешен, шул исәптән “Төнлә гражданнарның ялын һәм тынычлыгын саклау турында”гы ТР Законы положениеләре үтәлешен контрольдә тоту тәкъдим ителә.

Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар каралган: гражданнарга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга тикле, юридик затларга – 400 меңнән 500 мең сумга кадәр.

Бу норматив-хокукый акт Яңа ел бәйрәме оештыручыларга, шул исәптән республика министрлыкларына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә адресланган һәм аларны янгынга каршы тулы бер чаралар комплексын үтәргә мәҗбүрили. Болар исә Татарстан Республикасы территориясендә янгыннарга бәйле вазгыятьне яхшыртуга корылган.