ТР Президенты Татарстанда АЭС төзү мөмкинлеге турында: “Әлегә беркем дә бернәрсә дә төзергә җыенмый”

Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә җентекләп өйрәнелә һәм аның буенча бернинди уйланылмаган карарлар кабул ителмәячәк

 (Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, журналистларның соравы буенча, Кама Аланында атом электростанциясен төзү мөмкинлеге турында сөйләшүләргә аңлатма бирде.
“Әлегә беркем дә бернәрсә дә төзергә җыенмый”, - диде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә җентекләп өйрәнелә һәм аның буенча бернинди уйланылмаган карарлар кабул ителмәячәк
“Анда төзергә буламы? Халык моңа ничек карар? Бу эш яшерен рәвештә башкарылмаячак. Нинди дә булса төзелеш булса - атом станциясе яки башкасы – без һәрвакыт киңәшләшәчәкбез. Ә әлегә безгә беркем дә АЭС төзү тәкъдиме белән килмәде”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.