ТР Президенты 3 законга кул куйды

Законнарның текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак.
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “Мөслим муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусын һәм территорияләренең чикләрен билгеләү турында”гы, “Татарстан Республикасының ТР дәүләт вазифаларын, ТРның дәүләт гражданлык вазифасын, ТРда муниципаль хезмәт вазифасын үтәүче затларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” һәм яңа оешкан муниципаль берлек “Питрәч муниципаль районы”ныћ ќирле њзидарђ һәм аның территориясендә җирле мәсьәләләрне хәл итү вазифаларын үтђњче органнарның милек йљклђмђлђре буенча тапшыру актын раслау турында” гы законнарны имзалады.
Беренче закон федераль канун таләпләре нигезендә, Мөслим муниципаль районы составына керүче һәр авылның территориясе чикләрен тасвирлый һәм кайберләренең чикләренә ачыклык кертә.
Икенче закон ТР дәүләт вазифасын, дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче вазифаларын үтәүче затларны пенсия белән тәэмин итүне камилләштерүгә юнәлдерелгән.
Өченче закон Питрәч районы хакимияте тарафыннан Питрәч муниципаль районының җирле үзидарә органнарына хокук бирү тәртибендә тапшырыла торган милек йљклђмђлђрен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Законнарныћ текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак.