Фәрит Мөхәммәтшин Липецкида РФ Президенты каршындагы Президиум Советы эшендә катнашты

Утырышта җирле үзидарә органнарының яңа эш урыннары булдыру эшендә катнашуына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Липецкида РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Президиум Советы утырышы эшендә катнашты, утырышны Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин үткәрде.
Утырышта җирле үзидарә органнарының яңа эш урыннары булдыру һәм җәмәгать эшләре алып баруны оештыру эшендә катнашуына, шулай ук муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә органнарының 2009 елның 1 гыйнварыннан “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законны гамәлгә ашыруга әзерлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү буенча Президиум Советы составына РФ Президенты Указы нигезендә 2007 елның декабрендә кертелде.