Булат Исмәгыйлев Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде

Моңа кадәр ул министр урынбасары вазифасында иде.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Булат Исмәгыйлев Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары вазифасыннан азат ителде һәм Татарстан Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле карар хөкүмәт сайтында басылып чыкты.«2019 елның 18 ноябреннән Исмәгыйлев Булат Ибраһим улын Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары вазифасына билгеләргә», — диелә документта.Моннан тыш, 15 ноябрьдә билгеләнгән тагын бер карар нигезендә Азат Могыйнов Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары вазифасыннан үз теләге белән азат ителде.