Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның резина-техника заводы директоры белән очрашты

Алар «Ангрен» махсус икътисади зонасы территориясендә (Үзбәкстан) шиннар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның резина-техника әйберләр заводы (Үзбәкстан Республикасы) директоры Гуломҗон Ибраһимов белән очрашуында үзара файдалы киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның Үзбәкстан партнерлары белән хезмәттәшлеге уңышлы үсә. Аерым алганда, сентябрьдә Ташкентта Татарстан-Үзбәкстан эш төркеме утырышы узды, анда уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында очрашуда «Ангрен» махсус икътисади зонасы территориясендә (Үзбәкстан) шиннар җитештерүне оештыру өлкәсендәге хезмәттәшлек темасы күтәрелде.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар катнашты.