Песошин Федераль Балыкчылык агентлыгы Урта Идел идарәсе җитәкчесе белән очрашты

Очрашуда су биологик ресурсларын саклау хакында фикер алыштылар.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Федераль Балыкчылык агентлыгының Урта Идел территориаль идарәсе җитәкчесе Вадим Ткачев белән очрашты. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда су биологик ресурсларын саклау һәм күзәтчелек өлкәсендә хезмәттәшлек һәм республикада балыкчылык тармагын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТРның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Фёдор Батков, профиль ведомстволары вәкилләре катнашты.