Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында катнашты

Татарстан Премьер-министры Мәскәүдә булды.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Регби федерациясенең Югары Советы утырышында катнашты. Моның өчен ул Мәскәүгә килде. Бу турыда Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта регби чараларының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм ир-атлар җыелма командасы тренерларының эшен бәяләделәр. Ул канәгатьләнерлек дип табылды, диде совет рәисе Игорь Артемьев.

Алексей Песошин Татарстанның Регби федерациясен җитәкли.