Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенко белән очрашкан

Татарстан делегациясе Беларусь Республикасына эш сәфәре кыла.

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Арсения Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашкан. Республика лидерлары очрашуыннан фотоны Татарстан Президенты үз Instagramында урнаштырган.

Искәртеп узабыз: Татарстан Делегациясе Беларусь Республикасына ике көнлек эш сәфәрендә. Кичә Рөстәм Минеханов Беларусь татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бүген Александр Лукашенко белән очрашудан соң БР Премьер-министры Андрей Кобяк белән очрашырга, кайбер предприятиеләрдә булырга һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрергә ниятли.