news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан вице-премьерларын билгеләү турындагы указларга кул куйды

Татарстан яңа Хөкүмәте составында республика Премьер-министры Алексей Песошинның урынбасарлары саны элеккечә кала – алар тугыз.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика вице-премьерларын билгеләү турындагы указларга кул куйды. Документлар ТР җитәкчесе порталында урнаштырылган.

Татарстанның яңа Хөкүмәте составында Премьер-министр урынбасарлары саны элеккечә — тугыз калачак. Рөстәм Нигъмәтуллин беренче вице-премьер булды.

«Нигъмәтуллин Рөстәм Камил улын Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары итеп билгеләргә», — диелә документта.

Моннан тыш, Ләйлә Фазлыева, Равил Әхмәтшин, Васил Шәйхразиев, Мидхәт Шаһиәхмәтов, Марат Җәббаров, Роман Шәйхетдинов, Альберт Кәримов һәм Шамил Гафаровны билгеләү турындагы указларга кул куелды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100