news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Ленар Сафинны Федерация Советында Татарстан вәкиле итеп билгеләде

Указ Татарстан Президенты порталында урнаштырылган.

(Казан, 18 сентябрь,«Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленар Сафин Федерация Советында төбәк вәкиле итеп билгеләнгән указга кул куйды. Документ республика җитәкчесе порталында урнаштырылган.

«Россия Федерациясе Советы әгъзасы — Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил Сафин Ленар Ринат улына вәкаләтләр бирү», — диелә документта.

Билгеләп кую турында бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 13нче утырышында хәбәр итте. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, Министрлар Кабинеты формалашканчы ведомство башлыгы вазифасын Артем Чукин башкарачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100